Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда пенсия акчасы өчен почтальон хатынны үтерүчеләр хөкем ителде

Башкортстанның Югары суды ике ир һәм бер хатын-кызны кеше үтерүдә һәм талауда хөкем итте. 

news_top_970_100
Башкортстанда пенсия акчасы өчен почтальон хатынны үтерүчеләр хөкем ителде
"Башинформ"республика прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән 2016 елның августында Кырмыскалы районында булган фаҗигале хәл турында хәбәр итә.

Ике ир-ат - Гафури районыннан 28 яшьлек һәм Авыргазыдан 49 яшьлек кеше пенсия, пособиеләр илткән почтальонны талау турында план кора. Почтальонның маршруты турында аларга почта хезмәткәре булып эшләгән хатын-кыз хәбәр итә. 

2016 елның августында җинаятьчеләр, чүкеч белән коралланып, Ибраһим авылы янына килә. Олырагы машинада утырып тора, яшьрәге һөҗүм итәргә тиеш була. 48 яшьлек почтальон хатынга ул берничә тапкыр сугып яралый, 900 мең сум пенсия, пособие акчалары булган сумкасын алып кача. Почтальон хатын вакыйга булган урында үлә. 

Почтальонның үле гәүдәсен почта хезмәткәрләре табып ала. 

Җинаятьчене һәм аңа ярдәм иткән кешеләрне тиз арада ачыклыйлар. Вакыйга булган урында җинаятьченең биологик материалын табалар. Шушы тирәдә яшәгән 2000 кешедән биологик материал алына. Шул рәвешчә, җинаятьченең туганы булган бер кешене ачыклыйлар. Аның аша бу җинаятьченең үзенә дә чыгалар. 

Суд гаеплеләрне 16, 17 елга ирекләреннән мәхрүм итте. Аларга почтальон хатын турында мәгълүмат биргән почта хезмәткәрен 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, тикшерүчеләр 400 мең сум акчаны кире кайтарган. Гаепләнүчеләрнең милкенә арест салынган. 

Почта хезмәткәренең кызы 18 яше тулганчы материаль ярдәм алачак. Башкортстанның почта хезмәте шундый карар кабул иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100