Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда көчләнгән дознаватель кыз шул ук бүлеккә эшкә чыга

Башкортстанда көчләнгән дознаватель кыз шул ук бүлеккә эшкә чыга

news_top_970_100
Башкортстанда көчләнгән дознаватель кыз шул ук бүлеккә эшкә чыга
31 октябрьдә Башкортстанда "коллегалар тарафыннан көчләндем" дип шикаять язган дознаватель кыз бу атнада эшкә чыгарга ниятли. Ул шул ук бүлектә эшләячәк, дип яза "Башинформ". Моңа кадәр ул "больничный"да булган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, аның коллегалары аптырашта калган, чөнки кызны эш урынында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен эштән азат итәргә тиеш булганнар, әмма кадрлар бүлегендә андый боерык әлегә юк икән.

Зыян күргән кызга карата әлегәчә тикшеренүләр бара, әмма аларның нәтиҗәләре билгеле түгел.

Эшкә керешкәнче, кыз, аның әнисе һәм адвокат бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы янына килгәннәр. "Алар яңа җитәкче янына килеп, кызга, эшкә чыккан, сораулар бирмәүләрен таләп иткәннәр, бу хәл турында сорап йөдәтмәүләрен сораганнар", - дип, коллегасының цитатасын китерә басма. 

Дознаватель кызга карата хәзер ике "служебная записка" булуы ачыкланган. Беренчесе - корпоративтан соң кызның, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, рульгә утыруы һәм авариягә эләгүе турында. Икенчесе - аның көчләнгән көнне эштә спиртлы эчемлекләр эчүе турында. Мондый гамәлләре өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләрен, гадәттә, эштән җибәрәләр.

  • Кызны күмәк көчләүдә Башкортстанның Уфа һәм Кырмыскалы районнары полиция бүлекчәләренең өч элекке җитәкчесе гаепләнә. Полициянең үз куркынычсызлыгы хезмәте тикшерүеннән соң алар Эчке эшләр министрлыгы органнарыннан эштән җибәрелгән. 2 ноябрь көнне Уфаның Киров районы суды өчесен дә кулга алу турында карар чыгарган. Соңыннан адвокатлар арестны Башкортстанның Югары судында карауны таләп иткән. Әмма анда беренче карарны үзгәрешсез калдырганнар. Өч ир-ат тикшерү изоляторында 31 декабрьгә кадәр калачаклар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100