Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда гашыйк парны тереләй яндырып үтергәннәр, үләр алдыннан кыз күрсәтмә биреп өлгергән

Башкортстанда гашыйк парны тереләй яндырып үтергәннәр, үләр алдыннан кыз күрсәтмә биреп өлгергән

news_top_970_100
Башкортстанда гашыйк парны тереләй яндырып үтергәннәр, үләр алдыннан кыз күрсәтмә биреп өлгергән

Башкортстан Югары суды ике кешен үтерүгә бәйле җинаять эшенә нокта куйды. Ике кешене яндырып үтерүдә гаепләнгән Константин Вавиловны 17 ел кырыс режимлы колониягә хөкем ителде. Бу хакта "Вести-Башкортостан" хәбәр итә.

Гашыйк пар аның фатирында бүлмәне 1000 сумга арендага алган. Яшьләр, кухняга бикләнәләр һәм ишекне диван белән терәтеп куялар. Вавилов бензин сибә һәм зажигалка белән ут төртә. Беренче кат булса да, тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр була. Егет шунда ук һәлак була, бик нык пешкән һәм ис тигән кызны хастаханәгә алып киләләр. 

Вавилов үзенә алдан ук алиби уйлап тапкан - имеш, янгын ул кибеттә чакта булган. Ул урамда үзен әтисенең танышы күрде дип ышандырмакчы булган. Тикшерү вакытында бу кешенең җинаятькә кадәр бер ай элек үлгәне ачыкланган.  Вавилов моңа кадәр урлаган өчен хөкем ителгән булган.

Кыз үләр алдыннан нәрсә булганын сөйләп өлгергән.. Вавилов алардан наркотиклар таләп иткән. Әмма яшьләр наркотикларны бирмәгән. Кыз, егетенең һәлак булуын да белмичә, вафат булган.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. 

Корбаннарның туганнары "Андый әйбер өчен ассаң да аз", - ди.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100