Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда өч бертуган бала боз астына төшеп киткән, берсе һәлак

Башкортстанда өч бертуган бала боз астына төшеп киткән, берсе һәлак

news_top_970_100
Башкортстанда өч бертуган бала боз астына төшеп киткән, берсе һәлак
"Кызганыч, җиде яшьлек бер малай үлгән", - дип хәбәр итә ProUfu порталы.

Фаҗига Башкортстанның Нуриман районындагы Байгилде авылында булган. Өч бертуган бала боз өстенә чыкканнар. Моны күргән күршеләре балаларның әти-әниләренә хәбәр иткәннәр, әмма инде соң булган. Балаларның әтисе өчесен дә судан чыгарган, әмма 2012 елгы бер бала җан биргән. 2014 һәм 2016 елгы ике баланы хастаханәгә озатканнар. 

Хәзерге вакытта балалар һәм ата-ана белән психологлар эшли, диелә хәбәрдә. 

Фаҗигане күзәтеп торучылар сөйләвенчә, җиңе яшьлек сабыйны бозлы судан бер сәгать буе чыгарганнар. Чыгарганнан соң, медиклар аны аңына кертергә тырышканнар, әмма баланы коткарып булмаган.

Баласын җуйган гаиләне күршеләре бары яхшы яктан тасвирлаганнар. 

Тикшерү комитеты фаҗига буенча тикшерү үткәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100