Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер сыер коега башы белән төшеп киткән - видео

Башкортстанда бер сыер коега башы белән төшеп киткән - видео

news_top_970_100
Башкортстанда бер сыер коега башы белән төшеп киткән - видео
Башкортстанның Белорет районындагы бер авылда сыер коега төшеп киткән. Хайван коега башы белән егылган һәм коткаручылар килгәнгә кадәр шул халәттә торган. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге вакыйга кайсы авылда булуы бу хәбәрдә әйтелми.

Сыер коега төшеп киткәнен авыл халкы Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына хәбәр иткән. Алар сыер үзе бу коедан чыга алмавын әйткән. Урынга килгән коткаручылар малкайны коедан чыгарганнар. 

Видео кадрларында мескен хайванны коедан алу мизгеле сурәтләнгән. Аны берничә ир-ат махсус җайланма белән күтәртеп чыгарган. Сыер бәргәләнә, ул шактый гына өреккән икәне күренә.


Коткаручылар кешеләр дә шулай ук коега төшеп китәргә мөмкин дип кисәтә. Алар бу очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата.

"Һичкайчан да коега басмагыз һәм өстеннән сикермәгез. Ачык кое күрсәгез, аннан пар чыгып торса, юл ишелсә, тиз арада коткаручыларга хәбәр итегез. Әти-әниләр балаларына коеларның куркынычы турында сөйләргә тиеш. Машина йөртүчеләр коелар тирәсен урап узарга, андый урыннарда туктап тормаска тиеш", диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100