Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер хатын-кыз үзенә һөҗүм иткән ир-аттан аның машинасын алып китеп котылган

Башкортстанда бер хатын-кыз үзенә һөҗүм иткән ир-аттан аның машинасын алып китеп котылган

news_top_970_100
Башкортстанда бер хатын-кыз үзенә һөҗүм иткән ир-аттан аның машинасын алып китеп котылган
Башкортстанда бер хатын-кыз үзен көчләргә җыенган ир-аттан котылу чарасын тапкан - аның машинасына утырып киткән. Бу хакта Тикшерү комитетының республика буенча идарәсе хәбәр итә.

Хәл 14 июль төнендә була. Ир-ат Стәрлетамакта яшәүче 33 яшьлек хатын-кызны өенә кайтарып куярга тәкъдим итә, үзе исә, кешесез урынга китеп, аны көчләмәкче була.

"Әмма хатын-кыз каршылык күрсәтә һәм ир-атны шәһәргә китәргә күндерә, шунда аның белән интим мөнәсәбәткә керергә вәгъдә бирә. Ир-ат машинага бензин салырга дип килеп туктагач, хатын-кыз рульгә күчеп утыра һәм Стәрлетамакка китеп бара, анда исә полициягә мөрәҗәгать итә", - диелә хәбәрдә.

ГИБДД инспекторлары бу ирне Стәрлетамактагы сәнәгать предприятиеләренең берсендә тоткарлый. Ир-ат полициягә каршылык күрсәтә, бер полиция хезмәткәренә кирпеч белән суга. Нәтиҗәдә полиция ирнең аягына атарга мәҗбүр була.

Шулай итеп, 32 яшьлек ир-атны кулга алалар. Ул чит илдән килгән кеше булып чыга, аңа хатын-кызны көчләмәкче булганы өчен һәм полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткәне өчен ике җинать эше ачыла. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100