Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 4 яшьлек кызын үтерүдә шикләнүче хатын гаебен таныган

Хатын 4 яшьлек кызын үтерүдә гаепләнә.

news_top_970_100
Башкортстанда 4 яшьлек кызын үтерүдә шикләнүче хатын гаебен таныган

Башкортстанда 4 яшьлек кызын үтерүдә шикләнүче хатын гаебен таныган. Бу хакта Башкортстан Республикасы Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр, дип яза “Башинформ”.

Фаҗига 7 июль көнне Стәрлетамакта килеп чыга. Тикшерү версиясе буенча, 30 яшьлек ана кеше кече кызының көйсезләнүләренә түзеп тора алымыйча, аңа тән җәрәхәтләре ясый. Алган яралардан кыз вафат була. Җинаять җаваплылыгыннан качарга теләп, әлеге хатын кызын үтерүдә үзе белән яшәгән ирне гаепләргә тели. Ләкин тикшерү барышында  фаҗиганең сәбәпләрен ачыклана, шаһитлардан сорау алына, әлеге гаилә турында мәгълүмат туплана һәм сорау алуның тактикасы яхшылап уйланыла. Шул сәбәпле хатын үз гаебен таныган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр җинаятьнең барлык сәбәпләрен дә ачыклый. Хатынны үтерүдә гаепләп сак астына алганнар. Моннан тыш, хатыннын элек балаларына карата кырыс мөгәлләмәдә булу фактлары да тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Эш Башкортстанның тикшерү идарәсе башлыгы Юрий Русанов күзәтчелегендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100