Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 23 миллион урлауда шикләнелүче хатынның әтисе күрәзәчегә барган

Гаиләнең туганнары югалу белән бәйле нечкәлекләрне сөйләде. 

news_top_970_100
Башкортстанда 23 миллион урлауда шикләнелүче хатынның әтисе күрәзәчегә барган

Зур суммада акча урлауда шикләнелүче 35 яшьлек Луиза Хәйруллинаның әтисе Рамил Муллахмәтов кызы, кияве һәм ике оныгы югалу буенча тикшерү эше турында журналистларга сөйләгән. Ир-ат алдагы көнне экстрасенс белән дә сөйләшеп алуын әйткән.  Бу хакта “Вести-Башкортостан” сайты яза.

Күрәзәче гаилә исән һәм Казахстандагы бер авылда булырга мөмкин дигән. Әлеге авыл исеменең "Нежность" сүзе яңгырашына охшаш булуын да әйткән. Ләкин якыннарында бу версия шик уята. Бу вакыйганы тикшерү эшендәге рәсми мәгълүматлар әлегә кадәр ачылмый.  

Башкортстанда аларның йорты, машиналары һәм бер бүлмәле фатиры калган. Әлеге фатир ипотекага алынган һәм иренә дә, хатынына да теркәлгән. Хәзерге вакытта фатир өчен түләүче кеше юк.

Луизаның әтисе “Рено Дастер” машинасының инде ике ел элек ломбардка тапшырылуын, ә хәзер банкта залогта булуын да әйткән. Гаилә аның өчен ай саен 25 мең түләп барган. Соңгы тапкыр алар айлык кертемне җәнҗаллы урлау һәм югалуга ике көн кала түләгән булган.

- Әгәр бөтенләйгә качып китәргә уйласалар, ни өчен соң Марат акча түләгән? Ә кызым ике атна кала үзләренең ишегалдында агачлар утырткан, – дип сораулар бирә Луизаның әтисе Рамил Муллахмәтов. 

  • “Россельхозбанк” хезмәткәре Луиза Хәйруллина 23 миллион акча урлаган дип шикләнәләр. Ул коллегаларында бернинди дә шик уятмыйча, акчаларны сумкасына салып алып киткән. Шул ук көнне ире һәм ике кызы белән юкка чыкты. Бу хәл турында хәбәр бөтен илгә таралды, тикшерү эше дәвам итә. 

28 май көнне Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Луиза Хәйруллинаның фотосы белән ориентировка таратты. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100