Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кызы Кырымда Ат Башы тавыннан егылып төшкән

Башкортстан кызы Кырымда Ат Башы тавыннан егылып төшкән

news_top_970_100
Башкортстан кызы Кырымда Ат Башы тавыннан егылып төшкән
17 июньдә Кырымда Ай-Петри платосындагы Ат Башы дип аталган тау түбәсеннән 30 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән. Ул бирегә Уфадан килгән булган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Таудан егылып төшкән турист кыз кабыргаларын сындырган. Аны "Кырым-Спас" коткаручылары эзләп тапкан һәм эвакуацияләгән.

"Коткаручылар 10 км әйләнәсендәге мәйданда бу хатын-кызны эзләде. Аны носилкага салып, биш кеше алып кайтты. Хәзер ул Ялта хастахнәсендә дәвалана", дип сөйләгән коткаручылар.

Соңрак ачыкланганча, Уфадан килгән турист Ай-Петри тауларына үзе генә чыгып киткән. Ул адашкан һәм навигатор ярдәмендә юл эзләп маташкан. Ләкин кайтыр юл тапмаган. Ат Башы тау түбәсендә булганда бер мизгелдә ул рюкзагына кыядан төшереп җибәргән. Шуны алырга дип иелгәндә үзе дә егылып төшкән.

Агачка ябышырга маташканда, турист кабыргаларын сындырган. Шуннан соң коткаручылар чакырган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100