Башкортстан фермерының 200 мең сумлык тәкәсен һәм 120 мең сумлык кәҗәсен урлаганнар

9 Марта 2018

Укылган: 512 тапкыр

Фото: Александр Эшкинин
Нубия токымлы кәҗәләр фермерлар арасында югары бәяләнә.
Мәләвез районында яшәүче фермерның 120 мең сумлык кәҗәсен урлаганнар дип яза ToDay News Ufa. Полиция кәҗәне фермерның 58 яшьлек хезмәткәре урлаганын ачыклаган. Ул, кәҗәне бик ошатуын, шул сәбәпле урлап, таныш хатынына илтеп куюын әйткән. Кәҗә хуҗасына кайтарылган. Җинаять эше кузгатыллган. Сайт язуынча, әле күптән түгел генә бу фермерның 200 мең сумлык тәкәсен урлаган булганнар, ул әле дә табылмаган. Ул шушы урланган кәҗәнең атасы икәнен дә ачыклаган сайт.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла