Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада әнисе машинада бикләп калдырган бала үлгән

Баланың әнисе эшкә урнашырга кереп киткән булган.

news_top_970_100
Башкалада әнисе машинада бикләп калдырган бала үлгән
Мәскәү янындагы Ступино шәһәрендә әнисе биш яшьлек баланы ике сәгать ярымга үзен генә машинада калдырып киткән. Бала ябык машинада һәлак булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Әлеге гаилә яхшылар исәбендә булган. Әнисе эшкә урнашырга кереп киткән арада, баласын машинада калдырган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты вәкиле Ольга Врадий сөйләгән. 

“Балигъ булмаган балалар белән эшләүче бүлек мәгълүматы буенча, Ступинода һәлак булган бала гадәти гаиләдә тәрбияләнгән. Әнисе заводка килеп, документлар тапшырырга кадрлар бүлегенә кереп киткән. Бала ябык машинада калган. Әнисе 2,5 сәгатьтән кире килгәндә, малай инде җан биргән булган”, - дип сөйләгән агентлыкка төбәк буенча балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ксения Мишонова.

Баланың ни сәбәпле үлүен ачыклау эшләре бара.

“Без балаларны машинада үзләрен генә калдырырга ярамый, тиз генә килгән очракта да, бу бик куркыныч булуына ата-аналарның игътибарын берничә тапкыр юнәлткән идек. Олыларның шундый аңлаешсыз битарафлыгы, кызганыч, фаҗигагә китерә”, - дигән омбудсмен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100