Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада бер ир-ат әнисенең мәетен тураклап паркка чыгарып ташлаган

Вәхши анасының мәетен кисәкләргә бүлгәләгән: бер пакетка — башын, икенчесенә — иңбашын, аяк табанын һәм ботын, өченчесенә кием кисәкләрен, иңбаш сөяген тутырган.

news_top_970_100
Башкалада бер ир-ат әнисенең мәетен тураклап паркка чыгарып ташлаган

Мәскәүдә 32 яшьлек ир-ат әнисен үтергән. Сорау алганда, ул гаебен таныган. Бу турыда Мәскәү буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

25 октябрьдә Мәскәүдәге паркларның берсендә кеше мәете кисәкләре табылуы турында башкала буенча Тикшерү комитеты вәкиле Юлия Иванова сөйләгән. Паркта йөрүче пенсионер өч кара пакетка төрелгән хатын-кыз мәете кисәкләрен күреп алган.

Җинаять кылуда шикләнеп тоткарлагач, 32 яшьлек ир-ат 52 яшьлек әнисен үтергәнен сөйли. Алар үзара талаша башлый. Шул вакытта улы әнисен үтерә. Мәетне яшерү өчен, бу ир-ат үз әнисен кисәкләргә тураклый. Бер пакетка — башын, икенчесенә — иңбашын, аяк табанын һәм ботын, өченчесенә эчке киемен, иңбаш сөяген тутырган. Мәетнең берничә өлешен Мәскәүнең 850 еллыгы паркында яшерә. Берничә кисәкне фатирдагы балконда калдыра.

Бу кеше берничә тапкыр хөкем ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100