Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина туганнарының Малахов тапшыруына баруын ошатмаган

Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина туганнарының Малахов тапшыруына баруын ошатмаган

news_top_970_100
Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина туганнарының Малахов тапшыруына баруын ошатмаган
Башкортстандагы "Россельхозбанк"тан 20 миллионнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина һәм аның ире Марат үзләре турындагы барлык хәбәрләрне дә укып, карап барган. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесенә Хәйруллиннар гаиләсенең бер туганы сөйләгән. 

Марат, Салават шәһәренә кайткач, туганнарын тәнкыйтьләгән. Ул туганнарының "Россия 1" каналына барып, Андрей Малаховның "Туры эфир" тапшыруында катнашуын ошатмаган. 

Качкан гаиләнең туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм журналистлар июнь башында Андрей Малахов тапшыруында катнашты. Алар Хәйруллиннарның качуы турында фикерләрен әйтте, биредә төрле версияләр, фаразлар яңгырады. Якыннары Хәйруллиннарның урланган акчалар белән кая китеп баруын аңларга тырышты. 

Марат Хәйруллин бүген бүген Малахов тапшыруында катнашырга тиеш иде. Әмма ул бу тапшыруда катнаша алмады. Аны бүген Уфа аэропортында кулга алганнар.


Хәйруллиннарның туганы сүзләренчә, тапшыруда катнашу Маратка да, Луизаның үзенә ошамаган.

Бүген Хәйруллинар гаиләсе турында яңа хәбәр чыкты. “Гаилә башлыгы кичәдән бирле элемтәгә чыкмый. Аны хокук саклаучылар эзли. Бу ир-ат кичә полициягә килеп, күренергә тиеш булган, ләкин ул анда бармаган. Марат хәзер Мәскәүгә баруы ихтимал. Башкалада ул федераль ток-шоуга катнашу өчен киткән булырга мөмкин”, дип хәбәр итте “Башкортстан” каналы үз чыганагына сылтама белән. 

РИА Новости Луизаның ире - Марат урланган миллионнарны азарт уенда оттырып бетергән дип хәбәр итте. "Хәзер ул Мәскәүгә телевидениегә бара, аны тапшыруга чакырганнар. Марат, банкка кайтару өчен, Россия халкыннан акча җыеп бирергә сорый. Ул хатынының төрмәгә утыруын теләми", диелә бу хәбәрдә. 

Луиза Хәйруллинаның ире, хатынын утыртмасыннар өчен, халыктан акча җыю оештырырга ниятли, дип язган идек.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100