Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире халыктан гафу үтенде

Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире халыктан гафу үтенде

news_top_970_100
Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире халыктан гафу үтенде
Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан 25 миллион сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире Марат журналистларга биргән интервьюлары өчен үкенүен әйткән. Бу хакта "Комсомольская правда" яза.

Башкортстанның Югары суды Марат Хәйруллинны йорт арестында калдырды. Судтан соң Марат Хәйруллин журналистларга комментарий биргән.

- Мин Беренче канал тамашачыларыннан гафу үтенергә телим. Мин тапшыруга хатынымны яклаган кешеләрнең басымы аркасында килдем. Алар минем башымны бутады һәм әйткән сүзләремнең нинди нәтиҗәгә китерәсен аңлатмадылар. Мин аларның сүзләрен кабатлап кына әйттем. Беренче каналга бернинди дәгъвам юк, чөнки аларның бу әйберләргә бернинди катнашы юк. Дөрес һәм тулы картинаны мин тикшерүчеләр сорау алганда бирәчәкмен. Кызганыч, җинаять эше процессы бару сәбәпле мин сезгә тулы мәгълүматны бирә алмыйм, - дип, адвокат язып биргәнне кәгазьдән укыган Марат Хәйруллин. 

Узган атнада Луизаның ире федераль каналларга интервью биреп, банктан акча урлауның ничек башкарылганын сөйләде. Марат Хәйруллин гаепне үз өстенә алды. Имеш, ул тотализаторларда акча оттырган һәм хатынын банктан акча алып чыгарга котырткан. Марат фаразы буенча, Луиза Хәйруллина ике ел дәвамында аз-азлап банктан акча ташыган. Хатыны банктагы соңгы миллионны алып чыккач, алар балаларын алып качып киткән. Башта Салават шәһәре янында палаткада яшәгәннәр һәм Казанга китеп барганнар. 4 июль көнне аларны Казанда тоткарладылар һәм Уфага алып кайттылар. Урланган акчаны әлегә кадәр таба алмадылар әле. 

Суд карары буенча Луиза кулга алынды, ә Маратны иреккә чыгарып җибәрделәр, ул җинаять эшендә шаһит буларак кабул ителде. Әмма инде журналистларга интервью биргәннән соң Марат Хәйруллин җинаятьне оештыручларның берсе дип аталды һәм аны да кулга алдылар. Шулай итеп, Марат Хәйруллин әйткән сүзләре нәтиҗәсендә шаһиттан гаепләнүчегә әйләнде.

Ток-шоу вакытында финансистлар Марат Хәйруллин сөйләгән версиянең мөмкин түгеллеген әйтте. Алар фикеренчә, ике ел буе банктан аз-азлап акча урлау мөмкин хәл түгел. 

"Комсомольская правда" Луиза Хәйруллинаны якларга алынган кешеләр ни сәбәпле шулай эшләгән дигән сорау куя. Мәсәлән, Луиза Хәйруллинага адвокат яллаган эшмәкәр Азамат Галин интервьюларның берсендә "Маратны федераль журналистларга миллион сумга саттым" дип әйткән, имеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100