Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның бурычларын каплау өчен акча тапшыручылар бар

Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның бурычларын каплау өчен акча тапшыручылар бар

news_top_970_100
Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның бурычларын каплау өчен акча тапшыручылар бар
Башкортстанның Салават шәһәрендәге "Россельхозбанк" бүлегеннән 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаның ире Марат Хәйруллин "Пусть говорят" тапшыруында катнашкан. 

Ул уен автоматларында акчалар оттырып, 2 миллион сум бурыч җыюын сөйләде. Марат бурычларын түләр өчен кредитлар алган һәм аның әҗәтләре тагын да җыелган. Әмма хатыны бу хакта белмәгән. 2017 ел азагына аның хезмәт хакы кредитларын түләп барыр өчен җитми башлаган. Коллекторлар шалтырата башлый. Марат әйтүенчә, аңа кадәр Луиза иренең уен автоматларында уйнаганын белмәгән. "Миңа башка бер банк та кредит бирмәде", - диде ул. Марат Хәйруллин хатынын банктан акча алып торырга котырткан - имеш, 50 мең генә алып торалар да, Марат, уен автоматында уйнап, бурычны кире кайтара. Әмма ул бу акчаны да туздырып бетергән. 
 
Ул хатынын тагын бераз акча алып чыгарга котырткан. Шул рәвешчә Луиза 24 миллион сум алып чыккан. Бу сумманы уен автоматларында туздырып бетердем дип сөйли ир.

27 майда исә Луиза 1 миллион сум акчаны алып чыгып киткән, аның урынына муляж калдырган. Һәм алар шул көнне качып китә. Ни өчен нәкъ менә шушы көнне качтың дигәч, Марат: "Банкта акча бетте ди". Болай дип әйтүеннән тапышруда катнашучылар барысы да көлә.

Тапшыруда катнашучылар әйтүенчә, Марат сөйләгән версиягә ышану мөмкин түгел, чөнки 1,5 ел дәвамында банктан яшерен рәвештә акча урлап булмый. "Бер ай дисәгез, ышаныр идем", - ди банк өлкәсе белгече. "Болар 25 миллионны урлаган да акчаларын яшергән, хәзер шуны кайтармас өчен әкият уйлап тапкан", - ди банк хезмәткәре.

Эшмәкәр Азамат Галин Луиза Хәйруллинага ярдәм итәчәген белдергән иде. Ул аңа ярдәм фонды оештырды. Халыктан акча җыю турында игълан ителде. Хәзерге вакытта Луизаның банктан урлаган акчасын кайтару өчен 2067 сум акча җыелган. 

Моңа карата төрле фикерләр язучылар бар.

"Аны депутат итеп сайларга кирәк. Аена 400 мең хезмәт хакы алып барса, 5 елда түләп бетерә".
"Ә Маратка Беренче канал гонорар итеп түләгән бер миллион кайда? Ни өчен ул Луиза картасына салынмаган?"
"Бу нинди галәмәт тагын? Нигә каракның бурычларын түләргә акча җыярга? Авыру балаларга, фатирыннан башка сатар әйбере булмаган кешеләргә җыярга кирәк!"
"Луиза иренең игроман икәнен белгән һәм төзәлер дип көткән. Нәтиҗәдә, ул рәшәткә артында, ә балалары газап чигә! Алкоголик, игроман, наркоман ирләренә түзеп яшәүче хатыннар! Менә сезнең зур мәхәббәтегез нәрсәгә китереп җиткерә! Сезнең аркада балаларыгыз газап күрә. Акылыгызга килегез, кызлар, андыйлардан качыгыз. Иң мөһиме - сезнең ирекле тормышыгыз!"- дип язганнар анда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100