Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә сөйгән кызын кыйнап үтерүчене хөкем иттеләр

Балык Бистәсендә сөйгән кызын кыйнап үтерүчене хөкем иттеләр

news_top_970_100
Балык Бистәсендә сөйгән кызын кыйнап үтерүчене хөкем иттеләр
11 июньгә каршы төндә Балык Бистәсе авылында Роберт Равзутдинов исемле ир-ат 30 яшьлек сөйгән кызы белән табын корып утыра. Шул чакта хатын Робертка хыянәт иткәнен әйтә. Ир-ат хатынны куллары белән кыйный, аннары тузан суырткычның металл торбасын алып, кыйнавын дәвам итә. Каты яраланган хатын урында ук үлә. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе туплаган дәлилләр нигезендә, суд 28 яшьлек Роберт Равзутдиновны гаепле дип тапкан. Аны ун елга каты режимлы колониягә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100