Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балконнан бергә егылып төшеп барганда, ата баласын күкрәгенә кысып коткарган

Уенчык пистолеттан очып киткән шарларны карарга дип, бала балконга чабып чыккан.

news_top_970_100
Балконнан бергә егылып төшеп барганда, ата баласын күкрәгенә кысып коткарган
Сидней шәһәрендә 42 яшьлек Брэд Льюис биш яшьлек баласы белән балконнан егылып төшеп барганда, улын үлемнән коткарган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

8 яшьлек бала үз яшендәге дусты белән фатирда уйнап йөргән. Уенчык пистолеттан шарлар очып киткәч, бала шуларны карарга дип балконга йөгереп чыккан. Балконда малай чайкалып киткән һәм егыла башлаган. Моны күреп торган атасы, ярдәмгә килеп җиткән. Льюис фаҗига булуын аңлап алган. Ул баласын тартып алмакчы булган, ләкин аның тизлеге һәм авырлыгы аларның икесен дә аска сөйрәгән, диелгән Австралия матбугат чарасында.

Шулай итеп ир баласы белән бергә 4 метр биеклектәге балконнан егылган. Баласы һәлак булу ихтималын аңлаган ата бергәләп балконнан очып төшеп барганда, улын күкрәгенә кыскан һәм асфальтка үзе бәрелгән. Атаның баш сөяге сынган, мие селкенгән һәм имгәнгән.

Табиблар бу ир-атны дәвалау өчен ярты елдан бер елга кадәр вакыт кирәк булыр дип фаразлый. Социаль челтәр кулланучылар аны дәвалау өчен матди ярдәм җыярга керешкән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100