Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласын бака белән чагыштырган анадан балаларын йолып алганнар

Баласын бака белән чагыштырган анадан балаларын йолып алганнар

news_top_970_100
Баласын бака белән чагыштырган анадан балаларын йолып алганнар
Амур өлкәсендәге Ивановка авылында яшәүче хатын-кызның ике баласын йолып алганнар. Сәбәбе - анасының бер яшьлек сабый кызын корымга буялганы өчен кыйнавы. Бу хакта хәбәр өлкә прокуратурасы сайтында урнаштырылган.

2013 һәм 2018 елгы ике баланы махсус учреждениеләргә җибәргәннәр. Прокуратура анага карата балигъ булмаган баланы тәрбияләүдә бурычларын тиешенчә үтәмәү маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 

Баласын кыйный-кыйный кычкырган ананы сурәтләгән видео 4 августта "Амур.Инфо" агентлыгында чыкты. Бала чишенгән, анасы аңа әшәке сүзләр кычкыра, кимсетеп үрти. Бала елый.

"Акырма! Хәзер сугып очырам! Җүнсез! Аңгыра бака син. Чын хайван", - дип кычкыра хатын баласына. Бер мизгелдә баланың елаудан тыны кысыла башлый, анасы исә "Әйдә, буыл" дип кычкыра, аны тарак белән кыйный, йөзен тотып чеметә. 

Ана кешенең баласын кыйнавын бу гаиләнең танышы күзәтеп торган. Аны да, чара күрмәгәне өчен, җавапка тартачаклар. Язмадан аңлашылганча, кадр артындагы кеше баланы пычрак дип атый. 

Ивановка авылы башлыгы Валентина Ольшевская сөйләвенчә, ана кеше администрациягә килгән, үзенә ярдәм, терәк һәм яклау сораган.

"Бу хәл килеп чыкканда ана кеше исерек булган һәм кызын мичкә кереп пычранган өчен сүккән. Хәзер ул кайгыра, балаларын кайтаруларын сорый", - дип сөйләгән Ольшевская.

Үз вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәгән анага алкогольга бәйлелектән дәваланырга кушканнар, әлегә исә балаларны куркынычсыз урынга алып китүләрен аңлатканнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100