Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баланы эт тешләгәнен ишеткәч, нык чирләдем, йөрәгемә ябышты". Казаннан Минзәләгә кунакка кайткан гаиләнең дүрт яшьлек улларын эт талаган

18 июль көнне Татарстанның Минзәлә районы Фионовка дача бистәсендә бик күңелсез хәл була. Казаннан кунакка кайткан дүрт яшьлек малайга эт һөҗүм итә. Баланың тәне шактый җәрәхәтләнә, иң авыры йөзенә туры килә, ярсыган эт баланың битен умырып тешләп ала. Хәзер бала Республика балалар клиник хастаханәсендә ята.

news_top_970_100
"Баланы эт тешләгәнен ишеткәч, нык чирләдем, йөрәгемә ябышты". Казаннан Минзәләгә кунакка кайткан гаиләнең дүрт яшьлек улларын эт талаган

18 июльдә баланы Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә озатканнар. Биредә аңа операция ясыйлар, бит тиресен тегеп куялар. Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте җитәкчесе исә 20 июльдә малайның Казанга китерелгәнен әйтте. Ул башта нейрохирургия бүлегендә яткан, аннары аны теш казнасы-бит хирургиясе бүлекчәсенә күчергәннәр.

– Операция Республика балалар клиник хастаханәсенә килгәнче ясалган иде, Казанда табиблар исә аны дәвалау белән шөгыльләнде. Күзләрен дә тикшерделәр, күзләренә зыян килмәгән. Хәзер табиблар баланың хәлен тотрыклы дип бәяли. Ул организны гомумныгыту процедуралары ала. Киләсе атнада малайны өенә чыгарырга планлаштыралар, - дип сөйләделәр Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Эт койма аша сикереп чыкмадымы икән, дигән версия бар

Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова бу күңелсез хәлнең ничек булганын сөйләде.

– Ул гаилә Казаннан. Алар Фионовкада яшәүче Безденежный дигән кешегә кунакка кайткан. Имгәнгән бала – шул кешенең оныгы. Бездә пропискада булмагач, без аларны бик үк белеп тә бетермибез. Анда өч кеше генә пропискада безнең, калганнары дача участоклары.

Этнең хуҗасы – Александр Тарасов. Аның йорт тирәсендә берничә бала уйнаган булган. Зурлары качкан, кечкенәсе калган. Югыйсә, бу бала бистәнең икенче башындагы йортка кайткан, этле йорттан бик ерак. Теге баштан бусына  кадәр нигә килгән бу бала, нигә аны беркем карамаган? Монда күп инде сораулар. 

Ул баланы эт тешләгәнен ишеткәч, нык чирләдем мин, йөрәгемә ябышты.

Бу эт койма аша сикереп чыкмадымы икән, дигән версия бар. Бертуктаусыз тартылгач, муенчагы өзелгән дә, сикереп чыккандыр, күрәсең. Югыйсә, овчарка, акылсыз эт тә түгел. Хуҗасы үзе дә аптырады. Аның шул эт белән уйнап үскән дип әйтерлек үзенең кечкенә балалары да бар бит. Ул эт гел бәйдә иде, зур эт бит ул, - дип сөйләде.

Тарасов “бала гына исән калсын, ярдәм күрсәтәм” дип әйтте

Сәрия Билалова сүзләренчә, фаҗига вакытында Александр Тарасов үзе өйдә булмаган.

– Бу вакыйга турында шундук Тарасовка шалтыратып әйттем, ул хастаханәгә бала янына китте. Ярдәм кирәк булса, күрсәтәм, бөтен чыгымнарны үзем күтәрәм, бала гына исән генә калсын, диде. Балага пластик операция дә кирәк дип әйткәннәр иде.

Авыл җирлеге башлыгы эт хуҗасы бу хәлне шактый авыр кабул иткән.

– Баланы тешләгәннән соң, Тарасовларга бардым. Ул борчылып, башын иеп кенә тора иде. Нык кайгырды хуҗасы, сүз дә юк. Мин килеп кердем, эт йөреп тора ишегалдында, мине урап үтте дә, китте. Тарасов аны алып китәргә әзерли иде. Ветеринарлар тикшерәбез дигәннәр. Кан да алып киткәнннәр, ахырысы. Эте юк инде бүген, алып киттеләр аны.

Кичә шалтыраткан идем, хәлләрне сораштым. “Баланың хәле әйбәтләнә, яралары төзәлә, 5 августта бала янына барырга җыенам. Ата-аналары телиме-теләмиме, закон буенча җаваплылык булса да, мин бу баланы ярдәмсез калдырмыйм, баланың сәламәтлеге минем өчен мөһимрәк, җәза тиешенчә булса да, ул баланы ташламыйм” диде.

Бала белән дә, ата-анасы белән дә аралашабыз

Александр Тарасов белән дә элемтәгә кердек. Дөрес, баланы шулкадәр имгәткән ярсу эт хуҗасы ачылып сөйләргә үзендә көч тапмады.

– Мин өйдә юк идем бит ул вакытта. Күршенең кечкенә көчеге минем этне котырткан да, минеке муенчагын өзеп, коймадан бу якка сикереп чыккан булса кирәк. Ләкин чынлыкта ничек булганын беркем күрмәгән, бу безнең версия генә. Бала белән дә, ата-анасы белән дә аралашабыз, - диде.

Сукбай этләрне без нишләтик?

Сәрия Билалова сүзләренчә, бу быел авыл җирлегендә эт тешләү белән бәйле икенче очрак.

– Шундый күңелсез әйберләр булып тора. Сукбай этләр проблемасы бар. Питомниклар тулган, этләр урамда йөри, кешеләргә ташлана. Ә аннан без гаепле, аларны без нишләтик? Миндә бер сукыр бабай яши, аның ике эте бар иде. Этләр үсте, бабай үзен үзе карый алмый башлады, “зинһар, мин картлар йортына киткәнче генә этләремне үтермәгез” дип ялварды. Шушы этнең берсе бер баланы тешләгән. Җиңелчә генә, каты түгел. Миңа шуның өчен штраф салдылар. Аннан соң менә шушы куркыныч хәл булды, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100