Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларыннан йогышлы авыру иярткән хатынның аягын һәм бармакларын ампутацияләгәннәр

Балаларыннан йогышлы авыру иярткән хатынның аягын һәм бармакларын ампутацияләгәннәр

news_top_970_100
Балаларыннан йогышлы авыру иярткән хатынның аягын һәм бармакларын ампутацияләгәннәр
Американың Висконсин штатында яшәүче Алише Кеннен исемле хатынның уң аягын балтырыннан, кулларындагы һәм сул аягындагы бармакларын ампутацияләгәннәр. Бу турыда Fox News басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Бу хатын үз балаларыннан йогышлы авыру йоктыра. Вакыйга Райс-Лейк шәһәрендә була. Алише эткә абынып егыла һәм аркасында тырналган урын барлыкка килә. Берничә көннән бу хатында эчке кан китү башлана, эчке органнары эшләүдән туктый. Кенненны интенсив терапия бүлегенә озаталар.

Авыру хатын сүзләренчә, табиблар ниндидер катлаулы чир булуын сизеп ала. Ләкин симптомнар шулкадәр көчле була, табиблар моның ни сәбәпле барлыкка килгәнен тиз генә билгели алмый.

Соңрак ачыкланганча, авыру ангинадан башланган. Кенненның өч баласы ангина белән авырый. Хатынның организмына аркасындагы тырналаган урындагы яра аша кергән А төркеме стрептококкы кискен тонзиллит китереп чыгара. Хатында инфекцион-токсик шок була.

Алише Кенненның кул бармакларының тукымалары үлә һәм аларны өлешчә кисеп алырга туры килә. Бераздан инфекция тагын да ныграк тарала. Кенненның аяк бармакларының барысын да ампутациялиләр. Берничә айдан соң рецидив була. Шуннан соң хатынның уң аягын тезенә кадәр ампутациялиләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100