Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балаларын югалткан әти кеше урам буйлап ачыргаланып кычкырып йөрде": Чаллыда бер хатын ике баласына пычак белән кадаган

"Балаларын югалткан әти кеше урам буйлап ачыргаланып кычкырып йөрде": Чаллыда бер хатын ике баласына пычак белән кадаган

news_top_970_100
"Балаларын югалткан әти кеше урам буйлап ачыргаланып кычкырып йөрде": Чаллыда бер хатын ике баласына пычак белән кадаган
7 октябрьгә каршы төндә Чаллыда коточкыч фаҗига була. 32 яшьлек хатын ике нәни баласына пычак белән ташлана. Хатын ике яшьлек баласын кадап үтерә, алты яшьлек улын яралый. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Фаҗига гап-гади биш катлы йортта була. Хатын балаларына күп тапкыр пычак белән кадый, малайларының күкрәген яралый, шуннан соң ул үзенә дә пычак белән кадый. 

Гадәттән тыш хәл төнге дүртләр тирәсендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ире белән талашканнан соң, яшь хатын көнләшеп балаларын имгәтә, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, нәни бала һәм хатын үзе хәзер хастаханәдә, алар авыр хәлдә яталар. "Бала авыр хәлдә реанимациядә ята. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары консультация үткәрү өчен Кама балалар медицина үзәгеннән коллегаларын чакырды. Малайның әнисе дә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә", - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"Челнинские известия" хәбәрчесе канлы фаҗига булган йортта яшәүчеләрне сораштырган. Бу төндә хатын ире белән талаша. Шуннан соң ир өйдән чыгып китә. Өйдә калган хатын пычак ала һәм балаларына ташлана. Канга баткан сабыйларны фотога төшереп, хатын иренең телефонына җибәрә.

Күршеләре төнлә тавыш ишетүләрен сөйли. Аларның берсе балаларын югалткан ир-атның ачыргаланып кычкырганын ишетеп ала. Ул урам буйлап та, подъездда да кычкырып йөри. "Үтерде. Үтерде. Дамир юк инде. Ярдәм итегез, коткарыгыз", - дип кычкыра бу ир-ат.

Фаҗига булган фатир ишеге дә канга буялган. Күрше сүзләренчә, алты яшьлек малай әле мәктәпкә йөрми, хатын кечкенә баласы белән декрет ялында була.

"Гаилә бик тыныч иде, урамда гел йөрделәр. Мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган ди. Гел исәнләшеп йөриләр иде. Алар яз көнне ике бүлмәле фатирларын саттылар да өч бүлмәле фатир алдылар. Бирегә җәй көнне әти-әниләре янына күченеп килделәр. Әти-әниләре авылда яши. Балалары бик яхшы иде. Ир белән хатын ачуланышкан бугай. Ире өйдән чыгып киткән. "Син кайтканда өч мәет булыр", дип хатыны янап калган. Ул никтер компот кайнаткан. Ире ике иптәше белән кайткан", - дип сөйли күрше.

Йортның идарәче компаниясе хезмәткәре дә "Челнинские известия" хәбәрчесенә фикерләрен сөйләгән. Аның сүзләренчә, җинаять булган фатирда тыныч пенсионерлар яши. Шуннан соң алар янына балалары кайтып тора башлый, алар да тыныч була. Бу хатын да әлеге фаҗигадән шок хәлендә булуын әйтә.

32 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта әлеге фаҗигане хокук саклаучылар тикшерә. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100