Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балаларым кебек иде": Яңа төзелгән фермада тугыз ат тереләй янып үлгән

"Балаларым кебек иде": Яңа төзелгән фермада тугыз ат тереләй янып үлгән

news_top_970_100
"Балаларым кебек иде": Яңа төзелгән фермада тугыз ат тереләй янып үлгән
Ленинград өлкәсендәге Всеволжский районының Стеклянный бистәсендә ат сарайларында янгын чыккан. Биредә тугыз яшь ат тереләй янып үлгән. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

Әле яңа гына төзелгән фермада янгын чыгып, өч сарай көлгә әверелгән.

"Мин әле дә ышана алмыйм. Симпатико, Хохо, Энерджи, Кайман, Бамблби, Принцесса, Скарлетт, Крош и Петя… Алар балаларым кебек иде. Ике яшь тайны Испаниядән алып кайттык. Бишесенә колынларга үзем ярдәм иттем. Әле аякларында басып тормаган килеш, тәрбияләп үстердем. Күз алдыгызга китерәсезме минем хәлне", - дип сөйли атларның хуҗасы Елена Чистякова.

Елена ире белән бергәләп атлар үрчетә. Алар күргәзмәләргә йөриләр. Бу атлар Мәскәүдә Кызыл мәйданда чыгыш ясаган. Алар зур проектларга әзерләнгән.

"Стекляновкадагы ранчоны рәсми рәвештә ачып та өлгермәдек әле. Күптән түгел генә җирне рәсмиләштердек. Гаилә белән ял итә торган урын ясый идек. Бик күп акча тоттык, җаныбызны биреп эшләдек. Барысы да минут эчендә юк булды", - ди ул.

Иртәнге дүртенче яртыда ат караучы ут чыгуын күреп ала. Өч сарай да яна башлый. Хайваннарны алып чыгу җае булмый. Атларны коткарырга маташканда ул үзе дә чак кына янып үлми кала.

Атларның хуҗалары да, ферма хезмәткәрләре дә ут тик торганда гына чыкмаган дип фаразлый. "Ат сарайларына төрле яктан бензин сипкәннәр, атлар чыгалмаслык итеп ут төрткәннәр", - ди Елена. Корылмалар бер-берсеннән ерак урнашса да, барысы да берьюлы янып беткән. "Безнең ат караучы йөгереп китеп барган ир-атны күргән. Фермадан ун метрлап читтәрәк бензиннан калган канистра да табылды", - ди ул.

Алар полициягә гариза язган. "Кызганыч, атларны гына терелтеп булмый" , - дип уфтана Елена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100