Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларга ярдәм фонды җитәкчеләре мәче үтергән өчен 18 яшьлек егетне вәхшиләрчә көчләгән

Авыру балаларга акча җыю белән шөгыльләнгән фондның ике җитәкчесе волонтер егетне вәхшиләрчә җәзалаган.

news_top_970_100
Балаларга ярдәм фонды җитәкчеләре мәче үтергән өчен 18 яшьлек егетне вәхшиләрчә көчләгән

Курск шәһәре суды «Ваша опора» хәйрия фонды җитәкчеләрен дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

«Ваша опора» хәйрия фондының оештыручысы һәм рәисе 25 яшьлек Евгений Гололобов һәм аның урынбасары 22 яшьлек Алексей Куклинга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре өчен җинаять эше ачыла. Аларны алдан килешеп, аеруча вәхшилек белән төркемләп көчләүдә гаеплиләр. Бу маддә буенча ун елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр үзләрендә эшләгән 18 яшьлек егетне Гололобовның мәчесе үлемендә гаепли. Шуның өчен ике җитәкче ир-ат 18 яшьлек волонтер егетне җәзага дучар итә - көчлиләр.

«Суд карары белән Гололобов һәм Куклин дүрт елга гомуми режимлы колониягә озатыла», диелгән әлеге хәбәрдә.

Фонд авыру балаларга акча җыю белән шөгыльләнгән. Акчаны урамнарда, сәүдә үзәкләрендә, транспортта җыйганнар. Бу эш белән ялланган кешеләр шөгыльләнгән. Аларга җыелган акчага карап, көн саен хезмәт хакы биреп барганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100