Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар Кыш Бабайдан уенчык сорамый: Түбән Камада дүрт балалы гаилә могҗиза белән исән калган

Гаиләнең барлык әйберләре, документлары янып беткән. 

news_top_970_100
Балалар Кыш Бабайдан уенчык сорамый: Түбән Камада дүрт балалы гаилә могҗиза белән исән калган

Түбән Кама районында дүрт балалы гаилә йорт-җирсез калган. Смыловка авылында ике гаилә яши торган йортта янгын чыккан һәм каралты-кураны көлгә калдырган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итә.

Гаиләнең барлык әйберләре, документлары янып бетә. Алар могҗиза белән генә исән кала. Әти кеше төтен исен сизеп алган һәм балаларын коткара алган.

Янгын бөтен кеше дә каты итеп йоклаган вакытта башлана. Җылырак булсын өчен, алар барысы да бер бүлмәдә йокларга ята. Владимир, аның хатыны, балигъ булмаган ике бала, олы кызлары һәм өч оныгы — бер бүлмәдә була. Төнге икеләр тирәсендә Владимир пластмасса эрегән ис сизеп ала.

«Мин чарлакка мендем, аны төтен баскан, почмакта ялкын дөрләп ята. Чиләк алырга дип чаптым. Миңа барысын да коткарырга кирәк бит», — дип искә ала Владимир.

Шөкер, барысы да исән кала. Балалар үзләре урамга йөгерешеп чыгып бетә. Өсләрендә ни булса, шуның белән калганнар. 

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, авылдагы бар халык утны сүндереп маташа. Янгын сүндерергә өч машина килә. Алар килгәндә йорт тулысынча янып ята инде. Ут яндагы корылмаларга да күчә. Сарайларда кәҗәләр, дуңгызлар, куяннар һәм казлар була. Аларның барысын да коткарып калалар.

14 яшьлек Тамара һәм аның 10 яшьлек энесе, аларның әнисен туганнары сыендырган. Олы кыз Серафима һәм ике баласы тулай торактагы апаларында яшәп тора.

Янгын чыккан гаилә үзләренә ярдәм иткән Түбән Кама кешеләренә рәхмәт әйтә. Канцтоварлар, дәреслекләр, дәфтәрләр — барысын да Тамара һәм аның энесе Тимофей укый торган Сухарево мәктәбендә җыеп биргәннәр. Сухарево авыл җирлеге матди ярдәм күрсәтергә ышандырган.

Бу гаиләгә төзелеш материаллары, көнкүреш техникасы кирәк. 1, 5, 10 һәм 14 яшьлек балаларның өс киемнәре дә юк. Шулай ук 48–50 үлчәмдәге хатын-кыз киемнәре, 52 үлчәмдәге ир-атлар киеме дә кирәк. Алар барысы да янгын вакытында өсләрендә булган кием белән генә калган. Балалар Кыш Бабайдан уенчыклар түгел, ә көндәлектә кирәк әйберләр сорый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон: 8 (953) 407-15-18.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100