Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасындагы Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай үлгән

Балалар бакчасындагы Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай үлгән

news_top_970_100
Балалар бакчасындагы Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай үлгән
Фаҗига Кемероводагы балалар бакчасының берсендә узган Яңа ел бәйрәмендә ("утренникта") була, дип хәбәр итә Интерфакс.

Кыш бабай булып киенеп килгән 67 яшьлек ир үзен начар хис итә башлый. Ул күкрәге тирәсендә кисәк көчле авыру тоюын әйтә. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәндә ул инде үлгән була.

Соңрак Кыш бабай булып киенгән кешенең Россиянең атказанган артисты Валерий Титенко икәнлеген хәбәр иттеләр. Күптән түгел ул йөрәгенә катлаулы операция ясаткан була. Валерий Титенко - Кузбасс музыкаль театры артисты. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул 1986 елдан бирле шушы театрда эшләгән. 

Титенко аеруча комедияле рольләрне башкарырга яраткан. Соңгы елларда авырса да, оныгы йөргән балалар бакчасына Кыш бабай булып килә торган була. Ул ата-аналар комитеты эшендә актив катнашкан һәм балалар бакчасына булышкан.

Артист белән 20 декабрьдә хушлашачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100