Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында уенчык кисәге йоткан бала вафат

Балалар бакчасында уенчык кисәге йоткан бала вафат

news_top_970_100
Балалар бакчасында уенчык кисәге йоткан бала вафат
Төмәндә балалар бакчасында латекстан эшләнгән шарчык кисәге йоткан һәм шуның нәтиҗәсендә комага киткән бала хастаханәдә вафат булган, бу уңайдан җинаять эше кузгатылган, дип яза ТАСС.

Тикшерү комитеты җиткергән мәгълүматтан билгеле булганча, хәзерге вакытта балалар бакчасында тәрбия оештырылуы һәм сабый балага ярдәм күрсәтү тәртибе тикшерелә. Моннан тыш, суд-медицина экспертизасы үткәрелә, шаһитлардан сорау алу бара.
  • Дүрт яшьлек Андрей быел сентябрь аенда балалар бакчасында прогулка вакытында тәрбияченең күз уңыннан югала. Аны тапканда, бала инде сулаудан туктаган була. Балалар бакчасы хезмәткәрләре аны терелтергә азаплана, аннары ашыгыч ярдәм дә килеп җитә. Реанимация барышында, баланың йөрәге кабат эшли башлаганчы, 20 минут вакыт уза. Баланы хастаханәгә китерәләр һәм ай ярым ул табиблар күзәтүендә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100