Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында сабыйларны бәйләп йоклатканнар - видео

Аена 3,5 мең сум түләп, баласын бакчада калдырып киткән ата-аналар аяк-куллары чүпрәкләр белән бәйләнгән сабыйларын күреп гаҗәпкә калган.

news_top_970_100
Балалар бакчасында сабыйларны бәйләп йоклатканнар - видео
Әстерхан шәһәрендә шәхси балалар бакчасы җитәкчеләренә карата җинаять эше ачылган. Бу турыда "Интерфакс"ка төбәк буенча Тикшерү комитеты  идарәсе өлкән ярдәмчесе  Андрей Хегай хәбәр иткән.

Җинаять эшен Әстерханда яшәүче хатын төшергән видеоязмага нигезләнеп ачканнар. Видео кадрларында чүпрәкләр белән бәйләнгән балаларның кроватьларда йоклап ятуы күренә. Видео авторы бала караучыларның сабыйларны даими рәвештә бәйләп яткыруын әйтә.

Тикшерү версиясе буенча, Әстерхандагы Советский районында урнашкан шәхси балалар бакчасын эшмәкәр хатын ире белән бергә ачкан. Тик аларның квалификацияле хезмәткәрләре - тәрбиячеләр, бала караучылар, пешекчеләр булмаган. 

Бу хатын физик затлар белән 2016 елның декабреннән 2018 елның августына кадәр "бала караучы" хезмәте күрсәтү турында килешү төзегән. Бу килешүләрдә эшмәкәр хатын көндәлек режимны үтәүне, баланы ашатуны, йоклатуны, тәрбияләүне үз өстенә алган. Балалар бакчасына йөрү өчен аена 3,5 мең сум түләү билгеләнгән.

"Бу хатын килешү буенча барлык вазифаларын да үтәп бетерә алмаслыгын аңлаган. Чөнки кече яшьтәге балаларны даими контрольдә тотарга кирәк. Шуңа күрә балаларның кулларын һәм аякларын простынялар белән бәйләгәннәр", - дип өстәгән Хегай.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100