Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында нәни малай күсе агуы ашаган

Балалар бакчасында нәни малай күсе агуы ашаган

news_top_970_100
Балалар бакчасында нәни малай күсе агуы ашаган
Воронеж өлкәсендә 4 яшьлек сабый балалар бакчасында күсе агуы ашап агуланган. Бу турыда хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән "Российская газета" хәбәр итте.

Вакыйга апрель башында Югары Хава авылында була. Бакчага килгән малай кием шкафында сыеклык салынган флакон таба. Бала сыеклыкны кабып карый. Шешәдә күсе агуы булып чыга. 

Малайны хастаханәгә китергәннәр. Хәзер аның сәламәтлеген табиблар күзәтә, балага куркыныч янамый, диелгән бу хәбәрдә.

Шушы хәл булыр алдыннан гына балалар бакчасында биналарны санитар эшкәртү булган. Күсе агуы бала киемнәре куела торган шкафка ничек эләккән - бу әлегә ачыкланмаган.

Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100