Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында ике малай койма астыннан чокыр казып, "Ягуар" машинасы алырга автосалонга киткән

Балалар бакчасында ике малай койма астыннан чокыр казып, "Ягуар" машинасы алырга автосалонга киткән

news_top_970_100
Балалар бакчасында ике малай койма астыннан чокыр казып, "Ягуар" машинасы алырга автосалонга киткән
Магнитогорск шәһәрендә балалар бакчасыннан ике малай чыгып качкан. Алар пластик көрәкләр белән койма астыннан чокыр казыган. Малайлар автосалонга барып, "Ягуар" машинасы алырга җыенган. Бу турыда ТВЦ каналы хәбәр итте.

Биш яшьлек малайлар койма астындагы чокырдан шуышып чыккан. Шуннан соң алар ике километр юл узган, иномаркалар сатыла торган автосалонга таба барганнар.

Урамда үзләре генә йөргән балаларны узып баручы машинадагы хатын-кыз күреп ала. Ул малайларның бакчадан чыгып автосалонга китеп баруын күреп калган була. "Автосалонга "Ягуар" алырга барабыз. Акчабыз гына җитеп бетми", - дигән балалар бу хатынга.

Хатын-кыз малайларны машинасына утырта һәм полиция участогына илтеп тапшыра. Малайлар берничә көн дәвамында койма астыннан чокыр казыганнарын полициядә сөйләп бирә.

Балаларны карамаган һәм аларның югалуын ярты сәгатьтән соң гына абайлап алган тәрбиячене эшеннән җибәргәннәр.

Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе буенча бүлегендә балалар бакчасыннан малайлар качып китүен раслаганнар. "Әлегә бездә рәсми белешмә юк, без бу фактны раслый гына алабыз", - дип аңлатканнар Уралдагы ведомство матбугат хезмәтендә.

"Ягуар" сатып алырга чыгып киткән малайлар турындагы хәбәр Британия басмаларында да кызыксыну уяткан. Бу турыда The Guardian сайты да язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100