Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасына кереп, сабыйны кадап үтерүченең бинада йөргәнен видеокамера төшереп торган

Балалар бакчасына кереп, сабыйны кадап үтерүченең бинада йөргәнен видеокамера төшереп торган

news_top_970_100
Балалар бакчасына кереп, сабыйны кадап үтерүченең бинада йөргәнен видеокамера төшереп торган
31 октябрьдә Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында алты яшьлек малайны үтерделәр. Бүген 36 яшьлек ир-атка карата гаепләү белдерелгән. Аны сак астына алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Архангельск өлкәсе һәм Ненец автономияле округы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте. 


Гаепләнүче ир-ат Нарьян-Мар шәһәрендә "Сказка" балалар бакчасы территориясенә уза. Сакчы бу ир-атны бер баланың атасы дип белеп, бакчага кертә. Күзәтү камералары язмалары буенча фаҗига көнендә булган хәлләргә ачыклык кертелә. Тикшерү комитеты тулы язманы күрсәтте. 



Җинаятьче икенче катка менә. Бу вакытта балаларның йокы вакыты була. Тәрбияче бу ир-атны туктатмакчы була, ләкин ул хатынны этеп җибәрә, караватларның берсе янына килә.

Икенче тәрбияче ярдәм сорарга йөгерә. Няня сакчыны алып килә, хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр "куркыныч төймәсе"нә баса. Ләкин бу вакытта җинаятьче алты яшьлек баланың муенына пычак кадарга өлгерә инде. Бала һәлак була.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре үтерүчене тоткарлый, полиция килгәнче җибәрмичә тотып торалар. Сорау алган вакытта ул гаебен таный, гафу үтенә, алдагы көнне аракы эчүен әйтә.

Балалар бакчасында эшләүче сакчыга - шәхси сак оешмасы хезмәткәренә дә гаепләү белдерелгән. Аны тоткарлаганнар. Сакчы гаебен өлешчә таный. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100