Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасы тәрбиячесе "прогулка"дан соң бер сабыйны урамда онытып калдырган

17 градус салкында алты яшьлек малай урамда елап торган.

news_top_970_100
Балалар бакчасы тәрбиячесе "прогулка"дан соң бер сабыйны урамда онытып калдырган

24 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең 44нче комплексындагы 7нче номерлы «Рябинушка» балалар бакчасында алты яшьлек малайны берүзен урамда калдырганнар. Бу вакытта -17 градус салкын булган. Бакча мөдире Ирина Веретенникова «Татар-информ» агентлыгына бу хакта аңлатма биргән.

Балалар төркеме саф һавада уйнаган. Шуннан соң барлык балалар да бинага кереп киткән, ә бер малай урамда ялгызы гына калган.

Мөдир сүзләренчә, малай бинага үзе керә алсын өчен, тәрбияче ишекне ачык калдырган. Ләкин кемдер ишекне бикләп куйган.

Әлеге вакыйга турында балалар бакчасы хезмәткәрләре белән сөйләшкәннәр. Малайның анасына барысын да аңлатканнар.

«Малай бик актив. Урамда йөргәннән соң, ахыргы минутларда тәрбияче балаларны бинага алып керә башлый. Алты яшьлек малай таудан шууын дәвам итә. Барысы да — тәрбияче дә, балалар да моны күреп тора. Шуңа күрә педагог керә торган ишекне ачык калдыра. Малай таудан шуып төшкәч, балалар бакчасына үзе керә алсын өчен шулай эшли. Ләкин кереп килүчеләрнең берсе ишекне бикләп куя. Бу эш шаяртып эшләнгәнме, әллә, гадәттәгечә, ишекне бикләп куйганнармы — билгесез. Малай таудан шуып төшкәч, ишеккә килә. Ишекне тарткалый башлый, ә ул ачылмый. Шуннан соң бала елый башлый. Бу вакытта фойеда тавыш була - гадәттә, урамнан кергәч, балалар шаулашалар. Тышта елап торган баланы беркем дә ишетми. Койма янында басып торучы пенсионер хатыннар баланы күреп ала. Алар узып баручы ир-атны туктатып, койма аша өстән керергә һәм балага ярдәм итәргә сорый. Бу ир-ат шулай итә», диелгән әлеге хәбәрдә.

Бакча мөдире сүзләренчә, бу вакыйга биш минут чамасы дәвам итә. Моны видеокүзәтү камерасы кадрларыннан да күреп була, анда таймер күрсәтелгән. Малайның анасына вакыйга турында шул көнне ук сөйлиләр. Ул чакта хатын бакчага карата дәгъва белдерми. Икенче көнне малай, гадәттәгечә, бакчага килә. 

«Шимбә көнне әнисе малаен Тукай районында яшәүче әбисе янына илтә. Дүшәмбе көнне бала бакчага килмәде», — диде Веретенникова.

«Бакчада булган вакыйга баланың сәламәтлегенә зыян салган икән, без матбугат чараларында чыккан мәгълүматтан белдек. Моны укыгач, мин тагын малайның анасы белән элемтәгә кердем. Ул баласының хәле нормада булуын әйтте. Ләкин килеп чыккан вакыйгадан соң балалар бакчасын алмаштырырга теләвен сөйләде. Тәрбияче белән бу ана арасында мөнәсәбәтләр моңа кадәр дә яхшы түгел иде. Вакыйгадан соң хатын баласын бу тәрбиячегә ышанып тапшырмаска карар кылган», — диде бакча мөдире.

Ирина Веретенникова ышандырганча, баланы салкында «онытып калдырган» тәрбияченең саллы гына педагогик стажы бар.

Салкында калган баланың анасына улын «Рябинушка» бакчасындагы башка төркемгә күчерергә тәкъдим иткәннәр. Ләкин хатын фикеренчә, малай элеккеге төркеменә йөрергә телиячәк. Чөнки ул төркемдә аның дуслары кала. Шуңа күрә ана баласына башка бакчадан урын эзли.

Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы бу вакыйга буенча тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ»га күзәтчелек органында сөйләгәннәр.

«Баланы салкын һавада урамда берүзен генә калдыру факты буенча тикшерү уздырылачак. Аның йомгаклары буенча нәтиҗә чыгарыла һәм чаралар күрелә», — дигәннәр Чаллы прокуратурасында.

«Әлеге вакыйга буенча тикшерү башкарылды. Көндезге прогулка вакытында өлкән төркемгә йөрүче малай тау артына качып калган. Ул таудан шуып төшәргә теләгән. Видеокамера язмалары өйрәнелде. Балалар бинага кереп беткәннән соң, малай урамда биш минут чамасы булган», — дип аңлаткан Яр Чаллы башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Винер Харисов.

Винер Харисов мәгълүматы буенча, узып баручы ир-ат урамда калган малайны бинага алып кергәндә тәрбияче баланы эзләргә килә торган булган. Баланың ата-анасыннан гафу үтенгәннәр. Төркем тәрбиячесенә шелтә белдерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100