Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортында дөньяга килгән сабый кыз туганда ук исерек булган

Бала тудыру йортында дөньяга килгән сабый кыз туганда ук исерек булган

news_top_970_100
Бала тудыру йортында дөньяга килгән сабый кыз туганда ук исерек булган
Литвада яңа туган бала дөньяга килгәндә үк исерек булган. Клайпеда университеты табиблары сабый кызның канында дүрт промилле күләмендә алкоголь булуын ачыклаган. Бу турыда LTR порталына сылтама белән "Известия" сайты хәбәр итте. 

35 яшьлек йөкле хатын бала тудыру йортында килгәндә исерек була. Аның канында ике промилле күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Йөкле хатынның күпме аракы эчкәнлеге әлегә билгесез, дип сөйләгән табиблар.

Хатын бала тудыргач, яңа туган сабыйның канында да алкоголь табыла, аның күләме мөмкин булган нормадан ике тапкыр артып киткән. 

"Матур кыз, ике кило ярым авырлыкта, кыяфәте дә нормага туры килә. Киләчәге нинди булыр - анысын фаразлау кыен", - дип сөйләгән врач-неонатолог Наталья Григорьева.

Хастаханә табиблары бу хәл турында опека органнарына хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100