Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тудыргач, табиблар тиешенчә карамаганга үлгән хатынның өч баласы ятим калган

Бала тудыргач, табиблар тиешенчә карамаганга үлгән хатынның өч баласы ятим калган

news_top_970_100
Бала тудыргач, табиблар тиешенчә карамаганга үлгән хатынның өч баласы ятим калган
Нефтекама шәһәрендә яшәүче йөкле хатынны 2016 елның гыйнварында бала тудыру йортына алып киләләр. Аңа экстрен рәвештә кесарев кисеме ясап, бала таптыралар. Операциядән соң, хатынның хәле стабиль булмый. Табиблар исә авыру хатынны тиешле дәрәҗәдә күзәтмиләр. Шуннан соң ул өч баласын ятим калдырып, вафат була. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте. 

Хәзер мәрхүмә хатынның ире бер ялгызы гына өч баласын тәрбияли. Ул медицина учреждениесеннән акчалата компенсация таләп итеп судка мөрәҗәгать иткән булган.

Шушы көннәрдә Башкортстан Югары суды мәрхүмә хатын гаиләсенә мораль зыян китергән өчен компенсация түләргә дигән карар чыгарган. Бу хатын бәби тапканда табиблар сыйфатлы ярдәм күрсәтмәү сәбәпле вафат булган, диелгән әлеге хәбәрдә. 

"Дәвалаучы табиб квалификацияле итеп карамаганга һәм медицина ярдәме сыйфатлы итеп күрсәтелмәгәнгә, хатынның хәле кисәк кенә начарлана, ул күп кан югалта һәм вафат була", дип хәбәр иткәннәр прокуратурада.

Прокуратура тол калган ирнең шикаятен тикшергәннән соң, таләпләрне хуплаган. Шулай итеп Нефтекама район суды чыгарган карар буенча, хастаханә мәрхүмә пациент туганнарына 2,5 миллион сум түләргә тиеш. Башкортстан Югары суды әлеге карарны раслаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100