Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бала бөтенләй төшеп китте": Урамнан коляска этеп барган хатын кайнар сулы чокырга төшеп киткән

"Бала бөтенләй төшеп китте": Урамнан коляска этеп барган хатын кайнар сулы чокырга төшеп киткән

news_top_970_100
"Бала бөтенләй төшеп китте": Урамнан коляска этеп барган хатын кайнар сулы чокырга төшеп киткән
17 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә бала белән ана урамдагы кайнар сулы чокырга төшеп киткән. Фаҗига шәһәр үзәгендәге Ядринцевский урамында тротуарда була. Бу турыда Новосибирск-онлайн сайты хәбәр итте.

Тротуарда юл уртасында кайнар су агып яткан. Әлеге вакыйга турында хатынның ире - Новосибирск шәһәрендә яшәүче ир-ат журналистларга сөйләгән.

Фаҗига булган көнне кичке тугызлар тирәсендә алар өчәүләп - ике яшьлек улы, хатыны белән бергәләп тротуардан бара. Гаилә Үзәк парк тирәсендәге  кибеткә җыена. Бала коляскада ята, аны хатыны этеп бара. Бу вакытта җәяүле юлы өстеннән кайнар су ага. Аны әйләнеп узу да җайсыз була - якында юлда машиналар туктаусыз хәрәкәт итә. 

"Тротуардан бардык. Гел шуннан йөрибез, шуңа күрә шикләнмәдек. Аннан кайнар су ага иде. Юлга да чыгып булмый бит - анда машиналар күп", - ди ул.

Шуннан бер мизгелдә асфальт убыла һәм коляска да, аны тоткан хатын да чокырга төшеп китә.

"Бала кайнар суга бөтенләй, башы белән төшеп китте. Хатыным кисәк кенә колясканы йолкып алган һәм баланың бите пешми калган. Әгәр мин янында булмасам, ул үзе бу чокырдан чыга алмас иде. Аның биленә кадәр аскы өлеше пешеп бетте. Хатыным аяк астында җир тоймаган, терсәкләре белән генә эләгеп торган", - дип сөйләгән гаилә башлыгы.

Баланы да, анасын да хастаханәгә илткәннәр. Аларның хәле катлаулы дип бәяләнә. Бала реанимациядә ята, малай тәненең 20 проценты пешеп беткән.

Гаилә башлыгы полициягә мөрәҗәгать иткән. Җир убылган урында койма да, махсус билге дә юк иде белдерә ул. Хәзерге вакытта бу урын койма белән урап алынган.

Әлеге хәлдән соң җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Новосибирск буенча Тикшерү идарәсе шул хакта хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100