Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бабайны җирләп кайтканнар иде": Нәни кызны уттан коткарганда, әтисе белән әнисе һәлак булган

"Бабайны җирләп кайтканнар иде": Нәни кызны уттан коткарганда, әтисе белән әнисе һәлак булган

news_top_970_100
"Бабайны җирләп кайтканнар иде": Нәни кызны уттан коткарганда, әтисе белән әнисе һәлак булган
9 октябрьгә каршы төндә Ленинград өлкәсендә Пикалево бистәсендә янгын чыга. Хәрабәләрне актарганда 39 яшьлек ир-ат һәм 37 яшьлек хатынының мәете табыла. Янгын хәбәре буенча килеп җиткән коткаручылар йорт янында 5 яшьлек кызны күреп алалар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Янгын мич дөрес эшләмәгәнгә килеп чыккан булуы ихтимал. Хәзер янгын сәбәпләре тикшерүчеләр ачыклый", диелә әлеге хәбәрдә.

Пикалево бистәсендә Николаевлар гаиләсен яхшы беләләр. Алексей һәм Елена заводта эшли, аларның ике баласы бар. Олы улларына 18 яшь тулган, ул әти-әнисе белән яшәми, көллияттә укый. Кечкенә кызлары Алланы (исеме үзгәртелә) әтисе дә, әнисе дә бик ярата. Ул кичләрен әтисе белән шигырьләр өйрәнә, әниләре бу вакытта хуҗалык эшләрен эшли. Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте.

"Бик тату гаилә иде. Алар икесе дә заводта эшләде, яхшы әти-әниләр. Алла фәрештә кебек иде. Аның шигырь сөйләгәнен ишетсәгез сез", - дип сөйли Алла йөри торган балалар бакчасы мөдире.

Гаилә әле күптән түгел генә чит илдә ял итеп кайта. Ял итәргә дә алар өчесе бергә барганнар. 

Бу көннәрдә гаиләгә кайгы килә, Алланың әтисе ягыннан бабасы вафат була. Ул яман шеш белән авырган.

"Фаҗига булган көнне мәет җирләделәр. Алар кайтып кына кергән булган. Йокларга ятканнар, шул чакта янгын чыккан. Мичләре ватык булган, дип сөйлиләр. Алексей тәрәзәне ватып, Алланы урамга төртеп чыгарган. Ул баланы шулай коткарып калган. Ватык тәрәзәдән өйгә һава кереп, ялкын көчлерәк яна башлаган. Барысы да мизгел эчендә булган. Минем туганым Лена ишеккә барып җитәргә бер метр кала егылган. Алексей тәрәзә янында үлгән", - дип сөйли Еленаның апасы Виктория.

Янгыннан соң, Алланы хастаханәгә озатканнар, хәзер аның янында әбисе тора.

"Аның бите, аяклары һәм куллары бераз пешкән, хәле стабиль. Мин үзем балалар хастаханәсендә мөдир булып эшлим. Эштән соң ул ята торган хастаханәгә барам. Мәрхүмнәрне җирләүне оештырам. Әбисе, абыйсы я мин Алланы опекага алырбыз. Хәзер шуны сөйләшәбез", - дип сөйли Виктория.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100