Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бабасын мунчада янгыннан коткарырга тырышкан алты яшьлек малайга ут капкан

Бабасын мунчада янгыннан коткарырга тырышкан алты яшьлек малайга ут капкан

news_top_970_100
Бабасын мунчада янгыннан коткарырга тырышкан алты яшьлек малайга ут капкан
Карелиядә алты яшьлек малай янгын вакытында бабасын коткарырга тырышканда үзе һәлак булган. Мәрхүм баланы медаль белән бүләкләделәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. 

"Александр Бастрыкин Карелиядә яшәгән алты яшьлек Святослав Юшковны үлгәннән соң "Батырлык һәм кыюлык" медале белән бүләкләде. Бала янгын вакытында бабасын коткарырга тырышканда тәненең 90 проценты пешкән", - диелә бу хәбәрдә.

Медальне Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин баланың туганнарына тапшырган.

Александр Бастрыкин Святославның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Ул баланы коткару өчен тырышкан табибларга һәм түрәләргә рәхмәт белдерә. "Нәни Святославның батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә кала һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк була", - дигән ул.

Фаҗига 30 августта була. Янгын вакытында алты яшьлек малай тәненең 90 проценты пешә. Фаҗига булган көнне бала бабасы белән дача йортында була. Алар икәүләп мунчага керәләр. Бабай мичкә якканда аңын югалта. Бала ир-атны мунчадан сөйрәп алып чыкмакчы була. Шул чакта балага ут каба. 

Бабай янгында һәлак була. Сабыйны хастаханәгә китерәләр. Соңрак аны Түбән Новгород пешү үзәгенә күчерәләр. Ләкин табиблар малайны коткарып кала алмый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100