Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бәйләп куеп, ут төрткәннәр": Нәни малайны әтисе белән әнисе ике ел дәвамында газаплаган

"Бәйләп куеп, ут төрткәннәр": Нәни малайны әтисе белән әнисе ике ел дәвамында газаплаган

news_top_970_100
"Бәйләп куеп, ут төрткәннәр": Нәни малайны әтисе белән әнисе ике ел дәвамында газаплаган
Воронеж өлкәсенең Лиски шәһәрендә нәни малайны ике ел буена әтисе белән әнисе вәхшиләрчә җәзалап торган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ата белән ана җиде яшьлек улларын караватка бәйләп куйган, зажигалка белән ут төртеп газаплаганнар.

Хәзерге вакытта баланы атасы белән анасыннан алганнар. Аны балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютка урнаштырганнар.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын баланы даими рәвештә җәзалап торган. Алар балага физик һәм психик газаплар китерә торган "башка көчләү гамәлләре" дә кылган.

Садист ата-анага карата ике маддә - "Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү" һәм "газаплау" турында җинаять эше ачылган

Малайның анасын бала тәрбияләү буенча вазифаларын башкармауда да гаеплиләр. Ир дә, хатын да үз гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100