Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бөтенебез дә үлеп бетәбез": Татарстаннан килә торган машина Самара өлкәсендә авариягә очраган

"Бөтенебез дә үлеп бетәбез": Татарстаннан килә торган машина Самара өлкәсендә авариягә очраган

news_top_970_100
"Бөтенебез дә үлеп бетәбез": Татарстаннан килә торган машина Самара өлкәсендә авариягә очраган
23 августта М5 трассасында Сызрань шәһәре тирәсендә җитди авария була. "Вольво" йөк машинасы һәм "Тойота" җиңел автомобиле бәрелешә. "Тойота" каршы як полосага чыга һәм фурага килеп берелә. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

"Вольво" машинасында Татарстан номерлары, "Тойота"да Коми номерлары була. Җиңел машина Самара ягына таба хәрәкәт иткәндә, алдан барган машинаны узарга чыга.

КТВ-Луч телеканалы хәбәрчесе "Вольво" машинасында барган пассажир хатын-кыз белән аралаша. Ул - йөк машинасын йөртүче ир-атның хатыны.

"Безнең каршыга "Тойота" килеп чыккач, кычкыра башладым. "Хәзер бөтенебез дә үлеп бетәбез", - дидем", - дип сөйли бу хатын-кыз. Алар ире белән бергә Казаннан Кырымга баралар. Бу фурада кер юу порошогы була. 
 
 

Авариягә очраганчы, бераз алданрак ир белән хатын ашарга туктала. Шуннан соң трассага чыгалар һәм җиңел машина белән бәрелешәләр.

Йөк машинасына бәрелгән "Тойота"ны йөртүче хатын-кыз имгәнгән. Аңа урында ук ярдәм күрсәткәннәр. Аның иминлек мендәрләре ачылган, алар хатынның гомерен саклап калган.

Авария урынында берничә километрга сузылган бөке барлыкка килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100