Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтен гаиләсе үлеп беткән һәлакәттә 4 яшьлек бала гына исән калган

Идарәсе югалып, машина баганага бәрелгән авариядә 33 яшьлек ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны, 3 яшьлек кызы һәлак булган.

news_top_970_100
Бөтен гаиләсе үлеп беткән һәлакәттә 4 яшьлек бала гына исән калган
24 августта кичке якта Чиләбе өлкәсендә М5 трассасында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу турыда u24.ru сайты хәбәр итте.

Төбәк буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иткәнчә, ике балалы гаилә “Лада Ларгус” машинасында барган. Кунашак районында алар юл һәлакәтенә очраган. Чиләбегә таба баручы машина йөртүче идарәсен югалткан һәм юеш асфальтта шуып киткән. Машина хәрәкәт юнәлешендә уң якка юл кырыена төшеп, бетон баганага бәрелгән.

Авариядә 33 яшьлек ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны, 3 яшьлек кызы һәлак булган.

4 яшьлек нәни баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар баланың күп сөякләре сынуын ачыклаган. Аның хәле уртача буларак билгеләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100