Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүреләр, авылга килеп, лапастагы сарыкларны ашаган

Авыл халкы бүреләрнең лапаска ничек кергәнен әлегә аңлый алмый.

news_top_970_100
Бүреләр, авылга килеп, лапастагы сарыкларны ашаган
Узган төндә Башкортстанның Караидел районындагы авылда сарыклар яши торган ябык лапаска бүреләр кергән. Бу турыда Башкорстан телевидениесы хәбәр итте. 

Ерткычлар ике сарыкны талап бетергән. Бер сарыкны ашаганнар. Дүртенче сарык түшкәсен авыл читенә сөйрәп китеп, шунда калдырганнар. Хуҗа хатынның ябык лапасына бүреләрнең ничек кергәне әлегә билгесез. Авыл халкы хәзер шуны ачыклый. 

Биредә урамдагы утларны сүндергән булганнар. Авыл халкы ерткычлар килә башлавын ут булмаудан күрә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100