Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүлмәдә үзен генә калдырганга, нәни бала һәлак булган

Бүлмәдә үзен генә калдырганга, нәни бала һәлак булган

news_top_970_100
Бүлмәдә үзен генә калдырганга, нәни бала һәлак булган
Рязань шәһәрендә 3 яшьлек бала һәлак булган. Өлкәннәр бу баланы бүлмәдә үзен генә калдырып чыгып киткән булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

17 июньдә кичке бишенче яртылар тирәсендә Рязань шәһәренең Маяковский урамындагы йорт янында сабый бала табыла. Ул биеклектән егылып төшкән була. Сабый алтынчы каттагы тәрәзәдән егылган.

Тикшерүчеләр фаҗига вакытында олылар баланы ялгыз калдыруын ачыклаган. Бу көнне 2016 елда туган малай бүлмәдә уйнап йөри. Әнисе аның үзен генә калдырып, күрше бүлмәгә әбисе янына чыгып китә. Бүлмәдә ялгызы калган бала тәрәзә төбенә үрмәләп менә. Малай тәрәзәгә куелган москит челтәренә таяна һәм урамга егылып төшә. Сабый ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә, диелгән бу хәбәрдә.

Тикшерү комитеты әти-әниләргә балаларына җаваплы карарга киңәш итә.

"Балалар артыннан игътибар белән карап торырга кирәк. Тәрәзәләре ачык биналарда балаларны үзләрен генә калдырмагыз. Москит челтәренә ышанмагыз, ул бала өчен иллюзия тудыра. Тәрәзә янына йорт җиһазлары урнаштырмагыз. Чөнки нәни бала шуларга үрмәләп менеп, тәрәзә төбенә басарга мөмкин", - дип кисәтә тикшерүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100