Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәлки соңгы тапкыр күрерсең»: Иренә үч итеп, хатын өч айлык баласын балконга чыгарып куйган

Хыянәтче ир өч айлык кызының салкын балкондагы фотосын интернетта тараткан.

news_top_970_100
«Бәлки соңгы тапкыр күрерсең»: Иренә үч итеп, хатын өч айлык баласын балконга чыгарып куйган

Саратов өлкәсенең Вольский районында бер хатын иренә үч итеп, сабый баласын балконга салкынга чыгарып куйган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Өч айлык кызның әтисе коточкыч кадрларны интернетта тараткан. «Минем хатынымда бала тудырганнан соң була торган психик синдром башланган. Бу кадрлар шуны исбатлый», — дип язган ир кеше.

Әти кеше эштә вакытта бала каты итеп елаган. Хатын бала тавышыннан туйган һәм сабыйны балконга чыгарып куйган. Хатын үзенең бу гамәлен шулай дип аңлаткан.

«ВКга кереп кара. Анда фото бар. Бәлки соңгы тапкыр күрерсең. Мин аны балконга чыгарып бикләдем», — дип язган хатын социаль челтәрдә.

Күршеләре сүзләренчә, ире хыянәт итеп, хатынын шул дәрәҗәгә җиткерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100