Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Фазыйлова улы белән хосписка күченгән һәм операциягә әзерләнә

Айгөл Фазыйлова улы белән хосписка күченгән һәм операциягә әзерләнә

news_top_970_100
Айгөл Фазыйлова улы белән хосписка күченгән һәм операциягә әзерләнә

Яман шеш белән авыру сәбәпле 6 яшьлек улына гаилә эзләве турында мөрәҗәгать иткән Айгөл Фазыйлова хосписка күченүе турында социаль челтәрдә язган. 

"Без кабат хастаханә түшәгендә" дип яза ул. 

"Сочидан кайтканнан соң авырып киттем. Үз-үземнең аягыма уколлар кадыйм, әмма нәрсәдер дөрес түгел булып чыкты. Шеш чыкты, үлек җыелды. Абсцесс барлыкка килергә җыена, ди табиблар", - дип язган Айгал. 

Якын арада шешне алачаклар. "Минем яраткан улым минем белән. Әнисез кайда булсын инде ул, мин дә ансыз нишлим?"

Айгөл баласына гаилә эзләве турында мөрәҗәгать иткәч, апасы вакытлыча опеканы рәсмиләштерде. Ракның авыр формасы белән чирләгән кыз дәвалануын дәвам итә. Табиблар әйтүенчә, Айгөлның хәле бик авыр.

Айгөл күптән түгел Сочида ял итеп кайткан, хәзер ул табибының отпускыннан чыгуын һәм химия терапиясен дәвам итүен көтә. Күптән түгел ул хәленең авыраюы турында язган иде. Хәзер ул укучыларын елмаерга чакыра. 

"Әгәр тормыш сиңа елмайсын дисәң, башта аңа яхшы кәефеңне бир. Һәм үзеңә авыр булганда да елмаюдан туктама. Чөнки кемдер синең елмаюыңа гашыйк булыр", - дип яза Айгөл.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100