Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылдагы бердәнбер йортта алты кеше янып үлгәнен берничә көннән соң гына белгәннәр

Авылдагы бердәнбер йортта алты кеше янып үлгәнен берничә көннән соң гына белгәннәр

news_top_970_100
Авылдагы бердәнбер йортта алты кеше янып үлгәнен берничә көннән соң гына белгәннәр
Вологда өлкәсендә шәхси йортта алты кеше янып үлгән. Янгын булган урынга килгән коткаручылар дүрт олы кеше, ике бала мәетен хәрәбәләр арасыннан табып алган. Бу турыда Вологда өлкәсе буенча Гадәттән тыш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига Усть-кубинский районындагы бетеп бара торган Бурцево авылында була.

"Бурцево авылында бер катлы йорт яну турында хәбәр 12 августта төнлә килде. Коткаручылар килгәндә йорт урынында хәрабәләр иде. Ул шлаклы блоклардан төзелгән. 6х6 м зурлыктагы йорт металл түбә астында булган. Анда электр кертелгән, мич белән ягып җылытылган. Йорт янындагы 3х4 метр зурлыктагы агач веранда да янып беткән", - диелә Вологда өлкәсе буенча Гадәттән тыш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

"Янгын авылдагы бердәнбер торак йортта чыккан. Тирә-якта күршеләр булмаган. Шул сәбәпле янгын турында бик соңлап кына хәбәр иткәннәр. Әлеге кешеләрне эзләп, бер туганы полициягә мөрәҗәгать итте. Ул якыннарының телефон алмавын, шалтыратуга җавап бирмәвен сөйләде. Урынга полиция хезмәткәрләре барды. Бу вакытта йорт тулысынча янып беткән иде", - дип сөйләгәннәр ТАСС агентлыгына министрлыкта.

Янгын урынына килгән полиция хезмәткәрләре алты кеше мәетен табуларын әйтә. Һәлак булган балаларга әле 13 яшь тә тулмаган була. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Россия Тикшерү комитетының өлкә буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, һәлак булган кешеләр - бакча йорты хуҗасы, аның туганнары һәм танышлары.

"Янып беткән йортта мәетләр табылгач, җинаять эше ачылды. Хәзер мәрхүмнәрнең шәхесе ачыклана. Корылмалар янып беткәнгә, мәетләр дә танымаслык булып янганга күрә, аларның кем икәнен дә, ничә кеше үлүен дә ачыкларга кирәк. Тикшерү эшләре бара", - дип сөйләгән булган ТАСС агентлыгына өлкә буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Григорий Шубейкин.

Аның сүзләренчә, янгын булуын мәрхүмнәрнең туганнары абайлап алган. "Авылда кеше яшәми, йортлар дача буларак кына файдаланыла. Янгынның шаһитлары да юк. Янгын 10 августка каршы төндә булуы ихтимал", - дигән ул.

Соңрак мәрхүмнәрнең Соколово шәһәрендә яшәүчеләр булуы ачыклана. Биредә 37 һәм 38 яшьлек өч ир-ат, 31 яшьлек хатын-кыз, 12 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз һәлак булган.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100