Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл халкының терлекләрен көтүе белән урлап, күрше төбәккә алып киткәннәр

Авыл халкының терлекләрен көтүе белән урлап, күрше төбәккә алып киткәннәр

news_top_970_100
Авыл халкының терлекләрен көтүе белән урлап, күрше төбәккә алып киткәннәр
Башкортстанның Хәйбуллин районының Сизәм авылында сыерлар һәм үгезләрдән торган көтүне урлап киткәннәр. Хуҗалар хайваннарны үзләрен генә утларга чыгарып җибәргән булган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

15 ноябрьдә иртәнге якта Россия Эчке эшләр министрлыгының Хәйбуллин районы буенча бүлегенә Сизәм авылында яшәүче берничә кеше мөрәҗәгать итә. Авыл халкы сыерлар һәм үгезләр югалуын әйтә. Иреккә чыгарып җибәрелгән 27 терлек әйләнеп кайтмый. 

 

Көтүне эзләү өчен ике оператив төркем төзелә. Бәхеткә, хуҗаларның берсе сыерына микрочип куйган. Ул телефон аша сыерның кайда булуын карап тора ала. Шулай итеп югалган көтүнең эзенә төшәләр.

Таулар һәм калкулыклар аша шактый гына юл узгач, урланган хайваннарны Оренбург өлкәсендә Вишневое авыл тирәсендә табалар. 

Атка атланган карак бер төн эчендә сыер көтүен 30 км ераклыкка алып киткән. Артыннан куып җиткәч, ул качмакчы булган, ләкин ерак китә алмаган. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу - Оренбург өлкәсендә яшәүче, беркайда да эшләмәүче 28 яшьлек ир-ат булып чыккан. "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы терлекләрне көтү кагыйдәләрен бозган өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф булуын искә төшерә. Вазифаи затлар исә 3-5 мең сум, юридик затлар 10-15 мең сум штрафка тартыла. Кабат кагыйдә бозган очракта, гади кешеләргә 1-2 мең сум, вазифаи затларга 5-8 мең сум, юридик затларга 15-20 мең сум штраф салына.

Ирекле көтүдә йөргән хайваннар җинаятьчеләр өчен җиңел табыш, дип искәртәләр бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100