Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, җиде кеше үлгән, 28 кеше имгәнгән

Автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, җиде кеше үлгән, 28 кеше имгәнгән

news_top_970_100
Автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, җиде кеше үлгән, 28 кеше имгәнгән
Бүген, 14 сентябрьдә, иртәнге якта Ярославль өлкәсенең Гаврилов-Ямский районында "ПАЗ" автомобиле "МАН" йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Автобуста йөртүче белән бергә 35 кеше булган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ярославль өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Авариядә җиде кеше һәлак булган, 28 кеше имгәнгән. Автобуста иминлек каешлары булмаган, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиленә сылтама белән.
      

Имгән кешеләр арасында 2012 елда туган малай да бар. Аның эче имгәнгән, бите сыдырылган. Бала хастаханәдә, аның хәле критик түгел. Бу турыда өлкә хакимиятендә хәбәр иткәннәр.

Һәлак булучылар арасында биш хатын-кыз һәм ике ир-ат бар. Бу ир-атлар - автобус һәм йөк машинасын йөртүчеләр, алар икесе дә урында ук үлгән.



"МАН" йөк машинасында йөртүче генә була. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, авария "МАН" йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Ул каршы як полосага чыккан һәм каршыга килә торган автобуска бәрелгән.

Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вакыйганы үз контроленә алган. Ведомство мәгълүматы буенча, имгәнгән кешеләрне федераль медицина оешмаларына эвакуацияләү ихтыяҗы юк. Дәвалауны төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы үз көчләре белән башкара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100