Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә зыян күргән кеше үзен бәрдереп киткән машинаны эзләп тапкан

Машина йөртүчесе исә башкача сөйли. "Җәяүле килде дә тәрәзәне ватып китте", - ди.

news_top_970_100
Авариядә зыян күргән кеше үзен бәрдереп киткән машинаны эзләп тапкан

Казан урамында бер җәяүлене машина бәрдереп киткән. Шуннан соң бу егет машинаны эзләп тапкан. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итә.

Вакыйга Гадел Кутуй урамындагы җәяүлеләр юл аша чыга торган урында була. Җәяүле светофорның яшел төсенә юл аша чыкмакчы була. Ләкин узып баручы машина аңа юл бирми һәм бәреп китә. «Мин яшел төскә чыгып бара идем. Машина миңа юл бирмәде. Ничек сикерсәм, шулай сикереп котылдым. Ул миңа тиеп китте», — дип сөйли җәяүле.

«Форд» машинасы йөртүчесе исә башкача сөйли. Күрше урамда юл кырыенда басып торганда, машина янына бер кеше килгән һәм сул як тәрәзәсен ваткан. Мондый агрессия сәбәбе турында машина йөртүче берни дә аңламый. Беркемне дә бәрдермәдем дип раслый. «Җәяүле килде дә тәрәзәне ватып китте», — ди  машина йөртүче телеканал хәбәрчесе соравына җавап итеп.

Станислав исемле җәяүле исә үзен бәрдергән машинаны шундук танып алдым, ул мине бәрдерде, ди. Тик машина тәрәзәсен ватуын кире кага. «Мин андый гамәлләр кылмадым», — ди.

Ике ир-ат ни өчен талашканын полиция хезмәткәрләре ачыклый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100