Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ау эте 20 минут талады": Екатеринбургта өч яшьлек сабыйны эт имгәткән

"Ау эте 20 минут талады": Екатеринбургта өч яшьлек сабыйны эт имгәткән

news_top_970_100
"Ау эте 20 минут талады": Екатеринбургта өч яшьлек сабыйны эт имгәткән
Екатеринбург шәһәрендә өч яшьлек сабыйны эт талаган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Әлеге вакыйга 8 майда Новаторлар урамындагы бер йорт янында була. Эт баланың корсагын тешли.

Имгәнгән малайның бер туганы вакыйга турында "Екатеринбург онлайн" сайтына сөйләгән. "Ау эте балага һөҗүм иткән һәм егерме минут чамасы талаган. Анасы баласын күкрәге белән каплаган, ул да имгәнгән. Эт бик зур булган, шуңа күрә ана кеше баласын яклый алмаган", дигән ул.

Имгәнгән бала ашыгыч ярдәм машинасында аңын югалткан. 9 майга каршы төндә сабыйга операция ясаганнар. Шуннан соң полициягә гариза язганнар. Имгәнгән баланың анасы сүзләренчә, эт дратхаар токымлы булган.

Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләрен башлаган. Этнең хуҗасын ачыклау, шаһитларны сораштыру эшләре бара. Шулай ук баланың туганнарын да сораштыралар.

Хәзерге вакытта сабыйны интенсив терапия палатасында дәвалыйлар, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100