Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ашказаны чәч бөртеген эшкәртә алмый": Ун ел чәчен чәйнәгән кызның эченнән ярты килолы төен алганнар

"Ашказаны чәч бөртеген эшкәртә алмый": Ун ел чәчен чәйнәгән кызның эченнән ярты килолы төен алганнар

news_top_970_100
"Ашказаны чәч бөртеген эшкәртә алмый": Ун ел чәчен чәйнәгән кызның эченнән ярты килолы төен алганнар
Томск шәһәрендә 16 яшьлек кызның ашказаныннан ярты кило чамасы авырлыктагы чәч төенен алганнар. Кыз соңгы ун ел эчендә даими рәвештә чәчен чәйнәп йөргән, чәч бөртекләре эчтә җыелып барган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Гадәти булмаган бу операцияне 2нче номерлы ашыгыч ярдәм хастаханәсендә ясаганнар. Бу турыда Томск өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаментына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. Зур чәч төене (триобезоар) 18 яшьлек пациент ашказанының 80 процентын томалап куйган булган инде. 

Хастаханәнең баш табибы Андрей Караваев бу вакыйга турында аңлатма биргән. Шушындый зур үлчәмдәге чит предмет ашказаны-эчәклек трактын тулысынча томаларга мөмкин. Шул сәбәпле табиблар ашыгыч рәвештә операция ясады, дигән ул.

Хирурглар кызның корсак стенасын кискән һәм ашказанын ачкан. Алар чәч төенен алган. Хәзер бала терелә башлаган, үзен канәгатьләнерлек хис итә. 
 
Сәламәтлек саклау буенча төбәк идарәсе дә бу вакыйга турында белешмә биргән. Бала башта чәче коелудан зарланган. Бу соңгы 25 елда Томск шәһәрендәге икенче очрак икән. Белгечләр фикеренчә, 16 яшьлек кызга психиатр ярдәме кирәк булачак.

Кешенең ашказанындагы кислота барысын да эшкәртеп бетерергә тиеш кебек. Мәсәлән, бер ел эчендә ул ярты тоннага кадәр төрле ризыкны эшкәртә. Ә менә кешенең чәчен эшкәртә алмый. Чөнки чәч кератин дигән матдәдән тора. Аннан мөгезләр һәм тояклар да ясала. Бу бик авыр эри торган матдә.

Кератинны "эшкәртү" өчен 100 градуска кадәр кайнатырга кирәк булыр иде. Ә кеше өчен бу мөмкин түгел. Шуңа күрә, ашказанына кергән чәч бөртекләре әкрен генә стеналарга ябышып, түшәлеп бара. Нәтиҗәдә куыш эчле төен барлыкка килә. Аны бары тик хирургик операция ясап кына алып була. 
 
Хайваннарның ашказаны да йонны эшкәртә алмый. Мәсәлән, ябалак тычканны ашагач, аның тиресеннән тизрәк котылырга тырыша. Песи дә үзенең йонын ялагач, ашказанына җыелган йонны косып чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100