Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашарга пешергәндә, бер хатынның бармагы блендерга кысылып калган

Ашарга пешергәндә, бер хатынның бармагы блендерга кысылып калган

news_top_970_100
Ашарга пешергәндә, бер хатынның бармагы блендерга кысылып калган
Уфада яшәүче бер хатын кичке аш пешергәндә имгәнгән. Аның бармагы блендерга кысылып калган. Бу турыда Уфа шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Имгәнгән хатын блендерны юар алдыннан, эчтә калган ризык калдыкларын кулы белән чистартмакчы була. Ул бармагын блендер пычагы арасына тыга һәм ялгышлык белән приборны эшләтеп җибәрә. Үткен пычак хатынның бармагын кисеп керә. Ул имгәнгән бармакны үзе тартып чыгара алмый һәм коткаручылар чакыра.

Уфа шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга 10 августта була. Урынга килеп җиткән коткаручылар махсус гидравлик корал куллана. Алар бармакны акрын гына тартып ала. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары кызны хастаханәгә алып китә.

Блендер, миксер һәм башка шундый приборларны чистартканда, приборның электр челтәренә тоташмаган булуын тикшерергә онытмагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100